Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Кабак ашы

Кирәк 500 г чамасы чистартылган кабак; 1 баш суган; 50 г атланмай; 2 аш кашыгы үсемлек мае; 100 г каты сыр; 200 мл майлы сөт өсте (сливки); 1-2 данә лавр яфрагы; Имбир тамыры, тоз, аштәмләткеч үләннәр.

Эш барышы:
Суганның кабыгын әрчеп, ваклап турыйбыз.
Имбирны чистартып, вак угычтан уабыз.
Тирән эчле кәстрүлгә үсемлек мае салып, суганны кыздырабыз. Шуңа шакмаклап тураган кабак, имбир, тоз, лавр яфрагы өстәп, кабак күмелер-күмелмәс булганчы кайнаган су агызабыз. Капкач белән томалап, ярты сәгатьләп пешерәбез.
Кабак пешкәч, суын түгеп, блендер белән издерәбез.
Шунда ук сөт өстен дә кушып, янә бик һәйбәтләп күпертәбез.
Әзер ашны тәлинкәләргә бүлеп, өстенә уылган сыр сибәбез, яшел үләннәр белән бизәп, табынга чыгарабыз.
Теләгән кеше ашка кабак төше дә куша ала. Ә без исә ашны киптерелгән ипи шакмаклары салып ашыйбыз. Ашларыгыз тәмле, тәнегезгә сихәт бирсен!

vk.com/tatarshlari

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса