Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мең дә бер киңәш

Итле штрудель рецепты

Әлеге ризык бик тәмле һәм тиз әзерләнә. Якыннарыгызны сыйларга уйласагыз, менә дигән рецепт! Кирәк булачак: 400г фарш, 500г катлы камыр (слоеное тесто), 200 г брынза, 1 суган, 2 помидор, 0,5 болгар борычы, 15 маслина, 1 йомырка, тәмләткечләр, укроп, петрушка, каймак

Эш барышы:

Фаршка тәмләткечләр, суган, каймак салып яхшылап болгатабыз. Майлы табада фаршны кыздырып алабыз. Шулай ук табага вак итеп туралган борыч белән помидорны да салабыз һәм барысын да бергә тагын бераз кыздырабыз.

Фарш әзер булгач, башка ингредиентларны да кушып, яхшылап болгатабыз.

Камырны уклау ярдәмендә яхшылап җәябез. Эчлекне камыр өстенә салып чыгабыз һәм тыгызлап рулет итеп төрәбез.

Әзер рулетны йомырка сарысы белән майлап була. Штрудель духовкада 180 градус кызулыкта 40 минут пешә.

vk.com/tatarshlari

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса