Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

​Итле «Кабартма»

Кирәк: * 0,5 кг ит фаршы; * 0,5 стакан карабодай ярмасы; * 1 баш суган; * 2 кишер; * 3 тырнак сарымсак; * 2 аш кашыгы томат пастасы; * яшел тәмләткечләр; * үсемлек мае; * тоз-борыч; * 0,5 стакан кайнаган су.

Эш барышы:

Карабодай ярмасын кайнап торган тозлы суда пешерәбез. Ул пешкән арада ит фаршына суган, тоз-борыч, бер йомырка кушып, яхшылап болгатабыз. Карабодайны да ит янына кушабыз, барысын бергә бутап, артык зур булмаган «кабартма»лар әвәлибез.

Табаны кыздырып, бераз үсемлек мае салабыз һәм сыйган кадәр «кабартма»ларны тезәбез. Башта бер ягын, аннан, әйләндереп, икенче ягын да кызартып алабыз. Әзер «кабартма»ларны бер тәлинкәгә алып, читкә куеп торабыз.

Суганны ваклап турап, кишерне эре угычтан уабыз. «Кабартма»лардан бушаган табага янә бераз май тамызып, яшелчәләрне кыздырабыз. Бераздан ваклап туралган сарымсак өстибез. Томат пастасын ярты стакан су белән сыеклап, кыздырма өстенә салабыз, тоз-борыч сибәбез.

«Кабартма»ларны кыздырма өстенә тезәбез һәм капкач белән каплап, сүрән генә ут өстендә парландырабыз. 15-20 минуттан туклыклы да тәмле дә «кабартма»ларыбыз әзер.

«Кабартма»­ларны­ яшел тәмләткеч­ләр белән бизәп, табынга чыгарабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса