Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Итле белен пешерәбез

Камыр өчен: 500 г он, 3 йомырка, 3 стакан җылы су, 1 аш кашыгы шикәр комы, 0,5 бал калагы тоз, чәй содасы яки лимон кислотасы.

Эчлек өчен: 500 г сыер ите, 2 баш суган, 3 йомырка, 2 аш кашыгы май, тоз, борыч, яшел тәмләткечләр. Камыр әзерләп, коймак пешереп алабыз. Сыер итен һәм суганны иттарткыч аша үткәрәбез һәм майлы табада кыздырып алабыз. Шуңа туралган йомырка тоз, борыч, петрушка яки укроп өстәп яхшылап болгатабыз. Коймакның уртасына 1 аш кашыгы ит фаршы салып, шакмаклап төрергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса