Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

“Җиңсә”дә пешкән каз

1 каз, 5-6 алма, 20-30 кара җимеш, тоз, пешерү өчен җиңсә (рукав для запекания).

Чистартылган казның эче-тышына тоз ышкырга. 1 тәүлек тозлы суга салып тотсагыз яхшырак. Алманы кисәкләргә турарга. Кара җимешне шуңа кушарга. Аларны каз эченә тутырырга. Аксыл җеп белән түшен һәм муенын тегәргә. Казны җиңсәгә тыгарга һәм ике ягыннан да кысып бәйләргә. Зур кәнфит кебек килеп чыга.

Казны 200 градус кызулыктагы духовкада 2-2,5 сәгать пешерергә. Маен агызырга һәм теккән җепләрен сүтәргә. Саклык белән генә эчен бушатырга. Казны зур савытка салырга, ә кырыйларына алма һәм кара җимешне тезәргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса