Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Җир җиләгеннән пирог

Ингредиентлар: Җир җиләге - 1 стакан, Ак май - 1 пачка, Шикәр комы - 1,5 стакан, Разрыхлитель - 1 а.к. Он - 2 стакан, Сөт - 50 мл., Эремчек - 200 гр., Йомырка - 2 данә, Ванилин.

Эш барышы:

Он белән ак майны кушып уабыз, сөт, ярты стакан шикәр комы, разрыхлитель кушып, камыр басабыз. Камырыбыз каты булырга тиеш түгел.

Крем ясау: Эремчек, йомырка, ванилин, бер стакан шикәр комын блендер белән болгатабыз.

Җиләкләрне юабыз һәм киптерәбез.

Камырны майланган табага салабыз, кырыйларын күтәрәбез һәм өстенә кремны агызабыз. Крем өстенә җиләкләрне җәябез.

Пирогны духовкада 180 градуста 40 минут пешерәбез.

Тәмле җиләк пирогының өстенә шикәр пудрасы сибәргә.

Чәйләрегез тәмле булсын!

vk.com/tatarshlari

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса