Җимешле тавык
1 тавык, 150 шәр г сары май, кишер, 3 ст шулпа, 200 г төшсез кара җимеш, 1 әр а.к. аш серкәсе һәм он, тоз.
Саламлап туралган кишерне сары майга салып, утка куярга. Май кайнап чыккач, ит кисәкләрен салып, аз гына су өстәргә һәм барысын бергә кыздырырга. Тавык ите тиешенчә кызгач, тәмләткечләр белән бергә кәстрүлгә салырга һәм шулпа агызырга. Тоз сибеп, 40 минут тәрәсе кайнатырга. 1 әр а.к. сары май һәм онны болгатып, алтынсу төскә кергәнче кыздырырга. Шулпа белән сыеклап, аш серкәсе, шикәр комы өстәргә һәм кайнатып чыгарырга. Кайнар суда торган кара җимеш салырга. Әлеге соусны ит өстенә коярга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа