Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Җиләкле чизкейк

Кирәк: * ярты стакан он * 700 г эремчек * 150 г каймак * 1 стакан шикәр комы * 1/3 стакан сөт * 5 йомырка * ярты стакан үсемлек мае * җиләк-җимеш * желатин

Эш барышы:

Эремчекне төере беткәнче уабыз, вак угычтан үткәрергә, блендер белән болгатырга мөмкин. Аңа 100 г каймак кушабыз, төерсез генә масса барлыкка килергә тиеш.
Йомыркаларның агын сарысыннан аерабыз да агына ярты стакан шикәр комы кушып, күпергәнче болгатабыз. Күбекле массага бер-бер артлы ярты стакан он, йомырка сарыларын, ярты стакан үсемлек мае кушабыз.

Бу массаның бер өлешен кырыйлары 5-6 см биеклектәге формага салабыз. Якынча 5 мм калынлыкта булырга тиеш. Ә калган өлешен эремчеккә кушып болгатабыз. Шуңа тагын ярты стакан шикәр комы, ваниль, сөт өстибез дә, туглап, формага салабыз. Формадагы камыр кырыйлап күтәрелер.

Духовканы 180 С градуска кадәр кыздырып, форманы мичкә куябыз да 40-60 минут пешерәбез. Мичтән алгач, өстенә 50 г каймакка 2 аш кашыгы шикәр комы кушып болгаткан массаны сылап, берничә минутка калдырабыз.

Чизкейк өстенә җиләк-җимешләрне тезәбез. Иң соңыннан желе (1 стакан җылымса суга 2 аш кашыгы желатин кушып ясала) коябыз һәм берничә сәгатькә суыткычка куеп торабыз.

vk.com/tatarshlari

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса