Иң тәмле чәк-чәк пешерәбез
Камыр әзерлибез: 5 йомырка, 1 аш кашыгы үсемлек мае, бер чеметем тоз, бер чеметем чәй содасы.
Боларның барысын бергә кушып, 20 минут миксер белән күпертәбез. Аннан соң он куша-куша, туглыйбыз. Камыр кашыкка ябышмаслык булсын. Бер кашык камырны онлы кунага төшереп, бау кебек тәгәрәтәбез. Кулны үсемлек мае белән майласаң, камырны тәгәрәтү уңайлырак.
Камыр «бау»ны 3 см озынлыктагы кисәкләргә кисәбез. Һәр кисәкне аерым-аерым тагын бер кат тәгәрәтеп чыгабыз. Майда кыздырасы гына кала. 1 литр көнбагыш маена ярты стакан салкын су салалар. Туңмай яки елкы мае да өстәп җибәрсәң, чәкчәк тагын да тәмлерәк була. Камырны җылымса майга салып пешерергә кирәк.
Ширбәт әзерлибез:
3 стакан шикәр комын, 1 стакан суны, 2 аш кашыгы балны 15 минут чамасы кайнатырга. Әзерлеген белү өчен ике бармак белән кыскалап карарга кирәк. Сузылса, әзер.
Ширбәтне сөт белән дә ясарга мөмкин. 3 стакан шикәр комына 1 стакан сөт салып кайнатырга. Сөтле сироп белән катырылган чәкчәк аеруча матур, ялтыравыклы була.
Әзер ширбәтне пешерелгән камыр таякчыклары өстенә сибеп яхшылап болгатыгыз, аннан тәлинкәгә алып куеп, кулыгызны салкын су белән юешләп, чәк-чәкне түгәрәк конус формасына кертегез. Әзер чәк-чәкне суыткычка куеп торыгыз. Берәр сәгатьтән соң алыгыз һәм зур булмаган кисәкләргә бүлгәләгез. Чәйләрегез тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа