Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

ХУҖАБИКӘЛӘРГӘ КИҢӘШЛӘР

1) Ипи тиз искермәсен өчен, ул саклана торган савытка чи бәрәңге кисәге куегыз.

2) Иттарткыч аша иң соңыннан чи бәрәңге чыгарсагыз, аны юу җайлырак була.

3) Яшелчәләрне пешергәндә, витаминнары саклансын өчен, агач кашык белән генә болгатыгыз.

4) Сырның киселгән ягы кипмәcен өчен, ул ягына атланмай сылагыз.

5) Чәйгә саласы лимонны (бөтен килеш) кайнар су белән юсаң, аның исе яхшырак чыга;

6) Сөттән бушаган савытны башта салкын су, аннары гына кайнар су белән юарга кирәк.

7) Табага тоз сипсәң, кыздырганда май чәчрәми.

8) Каткан сырны 1 сәгатькә сөткә салып торып яңартырга була.

9) Ит белән балыкны фольгага төреп пешерсәң, алардагы файдалы матдәләр күбрәк сакланып калачак.

10) Кызыл чөгендерне тозлы суда пешермәгез. Югыйсә аның тәме бозыла

vk.com/tatarshlari

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса