Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

ХРИЗАНТЕМА

иттән бөккән. Эчлеген теләгәнчә ясарга була.

Кирәк булачак:
Иттарткычтан чыккан сыер яки сарык, тавык ите - 500 г.
Суган, 1 данә.
Сарымсак-1 тырнак
Су - 100 мл.
Брикет ( коры тавык шулпасы )- 1 чәй кашыгы
Сыр - 140 г.
Сыер мае - 30 г.
Тәменчә борыч.

Камыр өчен
Сөт - 125 мл.
Кефир - 125 мл.
Коры чүпрә - 1 пакет (7 г.)
Шикәр комы - 1 аш кашыгы.
Тоз - 1 чәй кашыгы.
Йомырка- - 1 данә
Он- 500 г.
Сыек май - 6 аш кашыгы.

Әзерләү:
1.Коры чүпрәне әз генә шикәр салып сөттә җебетергә куябыз-15-20 минутка.
2.Калган сөтне, кефир, шикәр, тоз, йомырка, сыек май, онны бергә кушып йомшак кына камыр басабыз да өстенә тастымал яки пленка ябып җылы урынга куябыз(1 сәгатькә), аннан камырны 2 кисәккә бүләбез.
3.Бер кисәген кире тастымал астына тыгып куябыз, икенчесен 0,5-1 см калынлыкта җәеп, зур стакан белән түгәрәкләр кисәбез, ябышмасыннар өчен он сибәбез.
4. рәсемдә күрсәтелгәнчә уртасына эчлек( 1 чәй кашыгы ит фаршы, сыр ит өстенә) салабыз да башта урталай, аннан тагын бер тапкыр урталай бөгәбез, кырларын астан ябыштырабыз.
5.Майлы кәгазь яки пергамент җәелгән табага яхшылап тезәбез.
6.Икенче кисәк камырны да шулай ук эшлибез.
7. Ахырдан уртага киселгән түгәрәкнең яртысыннан(3 кисәк камырны бер берсе белән аркылыга ябыштырып) чәчәк ясыйбыз,30 минутка кабарырга куябыз.
8. Мичкә тыгар алдыннан өстен майлыйбыз,180 градуста 25 минут, соңыннан 175 градуска калдырып 10-15 минут пешерәбез .
9.Мичтән алгач сыер мае белән майлап 15-20 минут тастымал астында тотабыз. Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса