Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Хатын-кызлар битараф кала алмаган төп биш ашамлык

Яратып кия торган күлмәгебез кыса башлаганын белгәч, без үзебезгә сүз бирәбез: «Башка бернинди дә баллы, ысланган ашамлыклар, пирожный һәм... (бу исемлекне чиксез дәвам итәргә булыр иде) ашамаска!» Ләкин ихтыяр көче озакка җитәрме?

Шоколад

Күңелсез факт белән килешергә кирәк: шоколадны бернәрсә белән дә алмаштырып булмый. Шуңа күрә үзегезгә кечкенә бер кисәк сындырып алып, аны ашыкмыйча тәмен белеп кенә ашагыз.

Туңдырма

Гадәти майлы (ярты чынаякта 270 калория) туңдырма урынына ярты чынаяк җиңел ваниль туңдырмасын (100 калория) җир җиләге белән ашап карагыз. Шоколадлы ширбәт ашарга мөмкин. Ул бик тәмле, ләкин ярты чынаяк ширбәттә 130 калория бар, ә май бөтенләй юк.

Камыр ашамлыклары

Кабартмалар, печенье, пәрәмәчләр һәм катламаларны киптерелгән җиләк-җимешләр кушылган катырылган кыяклылар кушылмасы яисә иләнмәгән оннан, май, шикәр комы кушылмыйча пешерелгән камыр ашамлыклары белән алмаштырырга була.

Кыздырылган бәрәңге

Аның урынына башка ашамлык әзерләргә була: бәрәңгене турагыз, тоз һәм җиңелчә генә зәйтүн мае сибегез. Духовкада 40 минут пешерегез, алып, өстенә составында май аз булган уылган сыр сибеп, тагын 5 минут пешерегез.

Бәрәңге чипслары

Аларны тоз белән сибелгән поп-корн белән алмаштырырга була. Микродулкынлы мичтә әзерләнә торган 4 чынаяк җиңел поп-корнда бары тик 120 калория генә бар. Инде чипслардан берничек тә баш тарта алмыйсыз икән, майда кыздырылганы урынына пешерелгәнен сайлагыз (30 г да 158 һәм 110 калория).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса