Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Хачапури

Камыр өчен: 1 стакан он, 100 мл кефир, 0,5 бал кашыгы аш содасы, 1 аш кашыгы үсемлек мае. Эчлек өчен: 200 г сыр, 50 г атланмай, бераз гына тоз.

Онның бер өлешен савытка салырга, шуңа кефир, аш содасы өстәп кашык белән болгатырга. Калган онны, үсемлек маен салып, камырны басарга. Камыр кулга ябышырга тиеш түгел. Аңа бераз "ял" биреп, эчлек әзерли башларга. Атланмайны кечкенә кәстрүлгә салып эретергә, сырны эре угычтан уарга. Икесен бергә кушып, тоз сибеп, яхшылап болгатырга. Камырны ике өлешкә бүләргә. Башта кул белән, аннан уклау белән җәяргә. Камырның калынлыгы 4-5 мм булырга тиеш. Камыр уртасына эчлекне салып, ит пәрәмәче кебек итеп камырны җыярга. Аннан аны каплап, өстен уклау белән кабат җәяргә. Табаны яхшылап кыздырырга, май салмыйча гына, капкачын ябып, сүрән утта 7-10 минут пешерергә. Алтынсу сары төскә кергәч, икенче ягын да кыздырып алырга. Табадан алгач, ике ягын да атланмай белән майласаң, тәмлерәк була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса