ГРУШАДАН КОМПОТ
Ингредиентлар: Су - 3,5 л Груша - 1,5 кг Шикәр комы (тәменчә) - 60-100 г Бер лимон согы.
Әзерләү ысулы:
Грушаларны сортларга аерабыз, матурларны һәм тыгызларны сайлыйбыз, юабыз һәм кәстрүлгә салабыз. Алар өстенә су агызабыз һәм кайнатабыз, кайнап чыккач газны әкренгә генә куябыз һәм капкач каплап 20 минут кайнатабыз.
Грушаларны кәстрүлдән алабыз, банкаларга салабыз. Кәстрүлдәге суга шикәр комы, лимон согы өстәп кайнатып чыгарабыз. Кайнаган суны банкаларга агызабыз һәм капкач белән каплап куябыз. Банкаларның өстен аска әйләндерәбез, төрәбез һәм суынгач базга төшерәбез.
vk.com/tatarshlari
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia