Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

“Гранатлы беләзек” салаты әзерлибез

300 әр г пешкән тавык яки сыер ите һәм чөгендер, 2 пешкән бәрәңге, 1 пешкән кишер, 2-3 каты пешкән йомырка, 1 башлы суган, 200 г әстерхан чикләвеге, 2 (100-150 г) гранат, 250 г майонез.

Салат беләзек формасында килеп чыксын өчен, салат ясый торган савыт уртасына стакан куеп калдыралар. Сай тәлинкәгә вак итеп туралган итне җәеп салырга, бераз тоз сибәргә. Аның өстенә вак итеп туралган суган, аннары кыргычтан уылган бәрәңге, бераз тоз, уылган кишер җәеп салырга. Аның өстенә вакланган чикләвек сибәргә. Аннан соң вак итеп туралган йомырка, угычтан чөгендер салырга. Һәр катына майонез сыларга. Салат өстенә гранат җимешләре сибеп, берничә сәгать суыткычта тотарга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса