Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Гранат һәм әстерхан чикләвеге белән салат

2 шәр пешкән чөгендер, тозлы кыяр, пешкән бәрәңге, 200 г ысланган яки пешкән тавык ите, 2 каты пешкән йомырка, 1 гранат, 1 тырнак сарымсак, әстерхан чикләвеге, яшел тәмләткечләр, майонез, тоз.

Пешкән яшелчәләрне, тозлы кыяр һәм итне саламлап турарга, йомырка һәм әстерхан чикләвеген вакларга. Майонезга угычтан уылган сарымсак кушарга. Барысын бергә болгатырга, тәменчә тоз өстәргә. Барлыкка килгән массаны кечерәк савытка тыгызлап тутырырга һәм тәлинкәгә әйләндереп капларга. Салатның өстен гранат төшләре, әстерхан чикләвеге һәм яшел тәмләткечләр белән бизәргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса