Гөмбәле винегрет
150 г маринадланган яки тозлы гөмбә, 1 суган яки 50-100 г суган кыягы, 1 әр пешкән кишер һәм кечкенә чөгендер, 2-3 пешкән бәрәңге, 1 тозлы кыяр, 3 а.к. зәйтүн мае, 2-3 а.к. аш серкәсе яки лимон согы, тоз, шикәр комы, гәрчич, борыч, укроп, петрушка.
Гөмбә һәм суганны вак итеп, кишер, чөгендер, бәрәңге, кыярны шакмаклап турарга. Майны аш серкәсе яки лимон согы, тәмләткечләр белән туглап, салатны болгатырга, өстен яшел тәмләкечләр белән бизәргә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа