Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Гөмбәле итле пицца

Дүрт өлеш өчен: 1,5 стакан он, 1 стакан кефир, 2 йомырка, ярты чәй кашыгы чәй содасы, 50 г маргарин, ярты чәй кашыгы тоз.

Эчлек өчен: 150 г ит фаршы, 150 г гөмбә, 50 г каты сыр, 100 г зәйтүн җимеше, 1 аш кашыгы үсемлек мае, кара борыч, укроп һәм петрушка кирәк.

Тугланган йомыркага тоз, чәй содасы, йомшартылган маргарин һәм кефир салып болгатыгыз. Шул катнашмага он кушып камыр басыгыз да 30 минут җылы урында тотыгыз. Шуннан зур коймаклар ясап, майланган табага салыгыз.

Аерым-аерым кыздырылган ит фаршы белән гөмбәне коймак өстенә тигезләп җәегез.

Шуңа вак угычта уылган сыр сибеп, урталай киселгән зәйтүн җимеше белән бизәгез. Кара борыч һәм үсемлек мае сибеп, пиццаны кызу мичтә 20-25 минут пешерегез.

Табынга куяр алдыннан петрушка сабаклары белән бизәгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса