Гөмбәле өчпочмак
Өчпочмак өчен 500 г катлы камыр, 400 г шампиньон, 2 суган, тоз, он, майлау өчен йомырка кирәк булыр.
Кыздыру өчен үсемлек мае.
Суган һәм гөмбәне вак итеп турарга, үсемлек маенда кыздырырга, тоз сибәргә. Йомырканы яхшылап тугларга.
Камырны җәеп, шакмаклап кисәргә.
Эчлекне салырга. Шакмакның кырыйларын ябыштырырга.
200 градускача җылынган духовкада алтынсу төскә кергәнче пешерергә.
vk.com/tatarshlari
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа