Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Гөмбә тутырылган бәрәңге

12 бәрәңгегә: 2 стакан ак гөмбә, ак ипинең чиреге, сыр, ярты стакан үсемлек мае, 1 стакан шулпа, тоз.

Башта эчлек әзерлибез. Моның өчен гөмбәне пешерәбез һәм ваклап турыйбыз да ак ипи йомшагы белән кушабыз. Май, тоз өстәп, яхшылап болгатабыз.

Бәрәңгене яхшылап юып, кабыгын әрчибиз да салкын суга салып алабыз. Өстен кисеп, эченнән яртысын чокып чыгарабыз. Барлыкка килгән куышка әзер эчлекне тутырабыз, кисеп алган түбә белән каплыйбыз, тегү җебе белән ныгытып бәйләп, тирән эчле табага тутырабыз.

Бәрәңге өстенә үсемлек мае, шулпа салып, сыр сибеп, 30 минут чамасы пешереп алабыз. Аннан тәлинкәгә куеп, өстенә табадагы шулпаны салып, табынга бирәбез.

Бәрәңгене итле эчлек белән дә тутырырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса