Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Гөмбә һәм бәрәңге пилмәне

Камыр: 3 стакан он, 1 йомырка, 2/3 стакан су, ½ чәй кашыгы тоз. Эчлек: 4-5 бәрәңге, 2 суган, 300 г шампиньон гөмбәсе, 2 аш кашыгы үсемлек мае, тәменчә тоз, борыч.

Юылган гөмбәне тозлы суда пешерергә һәм суган бергә иттарткыч аша үткәрергә. Чистартылган бәрәңгене пешереп изәргә. Шунда ук гөмбә һәм суганны өстәргә, тоз сибәргә һәм яхшылап болгатырга.
Иләнгән онны куна тактасына өеп салырга, уртасына чокыр ясап, йомырка сытарга, җылы су салырга, тоз сибәргә, каты камыр басарга. Камырга салфетка каплап, 30-40 минут тотарга. Аны юка итеп җәяргә. Юка стакан яки рюмка ярдәмендә камырдан түгәрәк кисәргә. Уртасына эчлек салып, пилмән бөгәргә. Пилмәннәрне тозлы суда пешерергә.
Алар су өстенә калку белән табынга бирергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса