ГӨМБӘ БЕЛӘН ТАВЫК РУЛЕТЫ
6 порция өчен кирәкле продуктлар: 1 тавык түше - 500 гр. шампиньон гөмбәсе - 200 гр. сыр - 30 гр. 2 баш зур булмаган суган 2 бармак сарымсак 2 йомырка 3 аш кашыгы майонез яшеллек (суган, петрушка, укроп) тәменчә тоз-борыч.
1. Гөмбәне һәм суганны саламлап, тәменчә тоз-борыч салып аерым табаларда кыздырасы.
2. Тавык түшен ике өлешкә бүлеп, ризык өчен махсус пленкага төреп төйгеч белән 0,5 см. булганчы яссы итеп төясе.
3. Бер савытта майонез, сарымсак, туралган яшеллек болгатып соус ясыйсы.
4. Төелгән тавык итеннән чыккан җәймәләрне тоз-борыч белән ышкыйсы, башта гөмбә, аннары суган җәясе һәм акрын гына ертылмаслык итеп рулет формасына китереп төрәсе.
5. Әзер рулетны яхшылап тугланган тоз һәм йомыркага әвәләп, сыек май салынган кайнар табага салып як-ягын кыздырып аласы.
6. Аннары өстенә алдан әзерләнгән соусны сылыйсы, угычтан чыгарылган сыр җәеп, 240 градуска кадәр җылытылган газ миченә тыгып, өсте матур кызыл төскә кергәнче 20 минут чамасы пешерәсе. Туклыклы, тәмле һәм зәвыклы икенче аш әзер! Рулетларны порцияләргә бүлеп, яшеллек һәм лимон белән бизәп табынга чыгарасы.
vk.com/tatarshlari
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа