«Гөмбә аланы» кабымлыгы
Кеше санына җитәрлек шампиньон, суган, бераз акмай, каты сыр кирәк.
Гөмбәнең аягын алып ваклап турыйсы, суганны ваклыйсы була. Бергә кушып акмайда 6-7 минут кыздырасы. Гөмбә эшләпәсенә катнашманы тутырып, өстенә угычта вакланган сыр сибеп кызган мичкә 15-17 минутка куеп аласы. Кабымлык кайнар көе дә, салкын көе дә тәмле булачак!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа