Яз - авитаминоз вакыты. Әйдәгез, файдалы коктейльләр ясарга өйрәнәбез.
Кишер + имбирь+ алма - иммун системасын ныгыта.
Алма + кыяр+ сельдерей - холестеринны киметә, баш авыртуыннан, ашказаны эшчәнлеге бозылуыннан коткара.
Помидор + кишер + алма - тән төсен яхшырта, авыздан килгән начар исләрне бетерә.
Ачы борыч + алма + сөт - авыздан килгән начар исләрне бетерә, тән температурасын төшерә.
Әфлисун + имбирь + кыяр - тәннең төсен һәм дымлылыгын яхшырта, тән температурасын төшерә.
Ананас + алма + карбыз - артык тозларны чыгарырга булыша. Сидек куыгына һәм бөерләргә уңай йогынты ясый.
Алма + кыяр + киви - тән төсен һәм дымлылыгын яхшырта.
Груша + банан - кандагы шикәр микъдарен көйли.
Кишер + алма + груша + манго - тәннең эчке җылылыгын күтәрә, токсиннарга каршы торуны арттыра, кан басымын төшерә.
Виноград + карбыз + сөт - С һәм В2 витаминына бай, алар күзәнәкләрнең активлыгын арттыра һәм иммунитетны күтәрә.
Папайя + ананас + сөт - С, Е витамины, тимергә бай. Бу коктейль тән төсен һәм матдәләр алмашын яхшырта.
Банан + ананас + сөт - витаминнарга һәм туклыклы матдәләргә бай, эч катулардан булыша.
vk.com/tatarshlari