ФАСОЛЬ БЕЛӘН ТОМАЛАП ПЕШЕРЕЛГӘН ИТ
Кирәк ингредиентлар: - 500 г ит; - 1 стакан томат соусы; - 3-4 баш суган; - 3 стакан фасоль; - 4 аш кашыгы атланмай; - сарымсак; - тоз; - борыч; - яшел тәмләткечләр.
Сыер итен турарга һәм томат соусы өстәп, томалап пешерергә. Фасольне пешерергә һәм суын саркытырга. Тирән табага бушатырга, май, тоз , борыч, угычтан уылган сарымсак кушарга. Әзер итне тәлинкәгә икешәр кисәк куярга, кырыена фасоль салырга һәм ит пешкән соусны агызырга. Өстенә вак итеп туралган укроп сибәргә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа