ФАРШ ҺӘМ ШАМПИНЬОННАРДАН РИЗЫК
Кирәк: - 500 г фарш; - 2 йомырка; - 3 аш кашыгы сохари оны; - 1 чәй кашыгы горчица; - 1 чеметем төелгән кориандр; - 1 бәрәңге; - 30 г каты сыр; - 2 аш кашыгы майонез. Эчлек өчен: - 300 г шампиньон; - 1 баш зур суган; - 1...
Фаршка бер йомырка сытып, сохари оны, горчица, тоз-борыч һәм кориандр кушабыз. Барысын да яхшылап болгаткач, 20 минутка суыткычка куеп торабыз.
Ул арада эчлек әзерлик.
Шампиньонның бер кат элпәсен салдырып (юсаң, гөмбә су сеңдерә дә, кыздыруы читен була), ваклап турыйбыз. Табага үсемлек мае тамызып, гөмбәне кыздырабыз. Гөмбә бераз кызгач, аның янына ваклап туралган суган, угычтан уылган кишер өстибез. Берничә гөмбәнең урта бер өлешен турамый гына кырыйга алып куябыз. Аларны соңыннан майда кыздырып алырбыз. Болар ризыкны табынга биргәндә бизәр
өчен кирәк.
Ит фаршын фольга өстенә юка итеп җәябез. Эчлекне җәемнең уртасына буйдан-буйга салып чыгабыз. Фаршны ике ягыннан фольга ярдәмендә өскә таба күтәреп, төрәбез.
Чи бәрәңгене кабыгыннан әрчеп, вак угычтан уабыз. Шуңа бер йомырка сытабыз, майонез салабыз. Барысын бергә яхшылап туглап, ит өстенә ягабыз. Төргәкне фольга белән томалап, 1 сәгатькә мичкә тыгабыз.
Пешеп җитәргә 20 минут кала, фольганы ачып, ит өстенә эре угычтан уылган сыр түшибез. Кабат мичкә тыкканда фольганы ачык килеш калдырабыз.
Турамый калдырган гөмбәнең ике ягын да табада кыздырып алабыз. Табынга биргәндә төргәкне 3 см телемнәргә телеп, кыздырган гөмбә белән бизибез. Янына яшелчәләр тезәбез.
vk.com/tatarshlari
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа