Мең дә бер киңәш

Эремчек печеньесы пешерәбез

Камыр: 200 г атланмай, 250 г эремчек, 2 тулы стакан он, 2/3 стакан шикәр комы, пычак очында ванилин, тәменчә тоз.

Атланмайны йомшартып, эремчек, ванилин өстәргә, тоз сибәргә һәм яхшылап болгатырга. Массага он салып, камыр басарга. Камырны өч өлешкә бүлеп, он сибелгән кунада 2-3 мм калынлыкта җәяргә.Җәемгә шикәр комы сибеп, уклау белән бер кат тәгәрәтергә. Аннан стакан ярдәмендә түгәрәкләр кисәргә. Һәр түгәрәкне рәсемдәгечә ике мәртәбә урталай бөкләргә. Почмакланып калган очына бармак белән җиңелчә генә басарга. Печеньеларны майланган яки махсус кәгазь җәелгән табага тезеп, 200 градускача җылытылган духовкада 15 минут пешерергә.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Эремчек печеньесы пешерәбез
Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мең дә бер киңәш