Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

ДӘМЛӘМӘ пешерәбез

Кирәк булачак: - 400 г сыер ите (майлы җире дә); - 4-5 суган; - 5-6 помидор; - 2-3 кишер; - 2 баклажан; - 3 болгар борычы; - 4 бәрәңге. - тагын кәбестә, ачы кызыл борыч, сарымсак, сыек май, яшел килеш укроп, кинза кирәк. - тәмләткечләрдән: зира, кориандр, хмели-сунели, кара борыч.

Яшелчәләрнең барысын да боҗралап турарга. Бу ризыкны казанда әзерләргә кирәк. Иң беренче итеп, итнең майлы җирен салабыз, аның өстенә суган, кабат ит, тагын суган, тоз, кипкән тәмләткечләр. Шуннан соң боҗралап туралган кишерне, болгар борычын, помидор, баклажанны тезеп чыгарга, тагын бераз тоз, тәмләткечләр сибәргә. Аннан соң туралмаган кәбестә яфракларын җәяргә, өстенә бәрәңге тезәргә, тәмләткечләр һәм өстенә кабат кәбестә яфракларын салып, казанның капкачын ябып, кызу утка куярга. Ә капкач өстенә авыр әйбер бастырырга кирәк, ачарга ярамый. Дәмләмәнең үзенчәлеге дә шунда: яшелчәләр белән ит үзләреннән чыккан сокта пешәргә тиеш. Кайнаган тавыш ишетелә башлагач кына акрын утка куеп (өстен ачмый гына), 1,5 сәгать пешерергә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса