Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Дөгеле вак бәлеш

1 бәлешкә: 90 г камыр, 70 г ит, 12-15 г дөге, 20 г башлы суган, 15 г сары май, тоз, борыч, шулпа, өстен майларга 1/8 йомырка.

1 кг онга: якынча 20-40 г чүпрә, 12-15 г тоз, 350-450 г су яисә сөт, 2-3 йомырка, 30-40 г шикәр, 50 г май.

Симез итне юып сөякләреннән аергач, бик вак турап, бүрттерелгән дөге, вак кына туралган суган, бераз май, тоз белән борыч кушып, яхшылап болгаталар.

Апара белән камыр куябыз.

Онны илиләр һәм, 1 кг онга 20-40 г чүпрә алып, җылымса суга яисә сөткә салып бераз җебеткәч, агач кашык белән изәләр. Аннары камырга дигән онның өчтән берен изелгән чүпрәгә кушып, бераз шикәр комы өстиләр, төерләре беткәнче бик яхшылап тугрыйлар - апара әзерлиләр. Апара өстенә аз гына он сибеп, 2-3 сәгать җылы урында ачыталар (апараның температурасы 30-35 градус булырга тиеш), күләме ике тапкыр арткач, ачып җиткән була, һәм ул шиңә башлый. Аннары апарага җылы сөт, май, шикәр комы, тоз, төрле тәмләткечләр һәм онның калган өлешен салып, үзләнгәнче, камыр кулга һәм савытка ябышмый башлаганчы басалар һәм җылы урында кабарталар. 1-2 сәгатьтән камыр кабарып менә, аны тагын баскалап төшерәләр, бу вакытта камырдагы углекислый газның бер өлеше чыга, камыр эченә һава керә, ә һава ачытуны яхшырта.
Камыр җитәрлек ачырга, ләкин артык ачып китмәскә тиеш. Артык ачыган камыр әйбәт булмый, пешергәч әчкелтем тәм килә. Шуңа күрә камырны вакытлы гына изәргә кирәк.
Камырга атланмай, сары май яисә маргарин, шулай ук көнбагыш мае салырга да ярый.
Камыр изгәндә күпме чүпрә алу чүпрәнең начармы-яхшымы һәм камыр ачый торган урынның җылы яки салкын булуына бәйле.
Чүпрә начар, бүлмә салкынча булса, чүпрәне күбрәк салырга кирәк.
Онның нинди (корымы, әллә сүрәнме) булуына карап, камырга сөтне яисә суны я әзрәк, я күбрәк салалар, билгеле, коры онга су күбрәк кирәк.
Татлы ашамлыклар пешерү өчен изгәндә, камырга май, шикәр һәм йомырканы икеләтә күбрәк салалар.

Камырны, 90 г чамасында бүлеп, чынаяк тәлинкәсе кадәр итеп җәяләр, уртасына алдан әзерләнгән 100 әр г бәлеш эче салып чыгалар да, җәемнең читләрен күтәреп, бармак белән чеметеп бөрәләр. Уртада биш сум акча кадәр тишек калдыралар, аны юка итеп камыр җәеп каплыйлар һәм тирәсен ябыштыралар. Ясаган берсен майлы табага тезәләр. Бу бәлеш түгәрәк һәм биек булырга тиеш. 10-15 минут кабарткач, өсләрен чи йомырка белән майлап, мичкә тыгалар. 15-20 минуттан бәлешкә шулпа өстиләр, бөкесен каплап, яңадан мичкә куялар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса