Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Дөгеле-итле рагу

4 кешегә: 300-400 г ит фаршы, 1/2 стакан пешкән дөге, 1 әр суган, кишер һәм йомырка, 1/2 уртача зурлыкта кәбестә, 200-250 г каймак, 1 стакан кайнар су, петрушка, тәменчә тоз, борыч. Кыздыру өчен үсемлек мае.

Вак итеп туралган суганны үсемлек маенда кыздырырга. Пешкән дөгегә фарш, кыздырылган суган салып һәм чи йомырка сытып, тоз, борыч сибәргә. Массаны яхшылап болгатырга һәм юеш кул белән уртача зурлыктагы шарчыклар әвәләргә. Аларның бөтен ягын да үсемлек маенда кыздырырга. Кәбестәне һәм чистартылган кишерне саламлап турарга. Кәбестә, кишер һәм ит шарчыкларын кәстрүлгә аралаштырып тутырырга: яшелчә, ит шарчыклары, яшелчә. Каймакка су кушып болгатырга һәм яшелчәләр өстенә агызырга. Тәменчә тоз, борыч сибәргә. Кәстрүлнең капкачын каплап, 40 минут сүрән утта пешерергә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса