ДӨГЕ БОТКАСЫ
2 стакан дөге, 2 бал кашыгы тоз, 100 г атланмай
Дөгене чистартып берничә тапкыр юабыз. Әзер дөгене кәстрүлдә, 2 литр тозлы су салып, салмак утта якынча 30-40 минут пешерәбез. Дөге бүрткәч, аны иләккә бушатып, кайнар су белән чайкыйбыз. Су агып беткәч, дөгене кәстрүлгә салып, май кушып, 20 минутка җылытылган газ миченә куябыз. Пешкән дөге боткасын мичтән алып, тәлинкәләргә салып, өстенә атланмай кисәге куеп, табынга бирәбез.
vk.com/tatarshlari
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia