Депрессия халәтеннән ничек чыгарга?
“РИА Новости” хәбәр итүенчә, D витамины дефициты Россия халкын тормышны чынбарлыктагыдан авыррак дип уйларга мәҗбүр итә.
Бу хәлне төзәтү ысулларын “Sputnik” радиосына биргән интервьюсында Самара Диетология һәм диетотерапия фәнни-тикшеренү институты директоры Михаил Гинзбург сөйләгән.
D витамины «кояшлы витамин» дип атала, чөнки аның организмдагы күләме туклану рационына гына түгел, ә кояшлы көннәргә дә бәйле.
Россия территориясенең шактый зур өлеше урнашкан төньяк киңлекләрдә кояшлы көннәр аз һәм россиялеләр сезонлы файдалы матдәләр кытлыгыннан ешрак җәфа чигә.
Гадәттә, D витамины кеше сөякләре ныклыгы белән ассоциацияләшә. Организмда ул күбрәк булган саен яхшырак, чөнки ул кальций белән сөякләрне ныгыта. Моннан тыш, Михаил Гинзбург сөйләвенчә, әлеге элементның тагын бер үзлеге бар, нәкъ менә ул россиялеләр өчен бик мөһим.
“D витамины кытлыгы шартларында без депрессиягә ешрак биреләбез. Бездә шөбһәләнү дәрәҗәсе югарырак була. Без моны үзебез өчен аңлата алмыйбыз һәм тормыш авыр, проблемалар күп дип уйлыйбыз. Без һәрвакыт начар кәефкә аңлатма табабыз. Тик дөрес аңлатма бирмибез”, — дип саный диетолог.
Җитмәгән витаминны тулыландыру начар кәеф проблемасын өлешчә хәл итә алыр иде, дип киңәш итә Михаил Гинзбург. «D витаминына булган ихтыяҗны поливитаминлы препаратлар кабул итү белән җиңел хәл итәргә була. Көн саен без 450 халыкара берәмлек (ME) витамин алырга тиеш», — дип саный ул.
Моннан тыш, табиб сүзләренчә, әлеге витамин булган продуктлар төрен арттырырга кирәк. Аерым алганда, диңгез балыгын күбрәк ашарга киңәш ителә, дип яза "Татар информ".
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа