«Чыршы күркәләре»
(ике тәлинкәгә) Кирәк: * пешкән 4-5 бәрәңге; * ысланган тавык түше; * 2 баш суган; * 4 тозлы кыяр; * 4 пешкән йомырка; * 2 кап эретелгән сыр; * бадәм чикләвеге (миндаль); * 4-5 ботак бәбрия (розмарин); * майонез.
Эш барышы:
Зур тәлинкәгә күркә формасына охшатып салат ясый башлыйбыз. Һәр катны майонез белән сылыйбыз. Барлык ингредиентларны вак итеп турыйбыз, бәрәңге һәм йомырканы - эре, сыр һәм берничә чикләвекне вак угычтан уып чыгарабыз. Катлар: бәрәңге, тавык, суган (алдан кайнар су белән пешекләп алабыз), кыяр, йомырка, сыр (бераз чикләвек тә кушып җибәрәбез). Салатны бадәм чикләвеге һәм бәбрия белән бизибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа