Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

ЧҮЛМӘКТӘГЕ ТАВЫК

Кирәк ингредиентлар: 4 өлеш өчен: - 500-600 г тавык ите; - 1 кишер; - 1 баш суган; - 5-6 бәрәңге; - 50 гүсемлек мае; - 200 г шулпа (кайнаган су да ярый); - тәменчә тоз, борыч, тәмләткечләр; - 100 г майонез.

Һәрбер чүлмәк төбенә борыч һәм тоз белән болгаткан тавык ите салырга. Кишерне шакмаклап, суганны ярым тәгәрмәчләп турарга. Шуларның 1/3 өлешен ит өстенә салырга. Шуңа берникадәр шулпа белән май өстәргә. Калган кишер белән суганны шакмаклап туралган бәрәңге белән кушып, тозлап, борычлап, чүлмәккә салырга һәм тәмләткечләр сибәргә. Калган шулпаны салырга. Шулпа бәрәңгене күмәргә тиеш түгел. Өстенә майонез сылап, духовкага куярга. 40-45 минут пешерергә.

vk.com/tatarshlari

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса