ЧИЗКЕЙК
Нәрсә кирәк: Коры баллы печенье - 300 грамм Атланмай - 100 грамм Каймаклы (сливочный) сыр - 600 грамм 30-35%лы сөт өсте - 200 мл Йомырка - 3 данә Шикәр - 150 грамм.
Барлык ингредиентлар бүлмәдә башта ярты сәгать тирәсе җылынырга тиеш.
Печеньены төябез һәм атланмай белән әвәлибез.
Массаны таба төбенә һәм кырыена сылап чыгабыз.
10 минутка 180 градуслы мичкә куеп алабыз.
Каймаклы сырны шикәр белән болгатабыз. Игътибар - миксер белән болгатмагыз, чөнки, һава керү сәбәпле, чизкейкыгыз тишекле булырга мөмкин.
Берәм-берәм йомырка сытабыз, кашык белән болгатабыз.
Сөт өсте салабыз һәм тагын болгатабыз.
Печеньелы нигез өстенә агызабыз да, мичкә куябыз. Игътибар: мич 110 градус кызулыкта булырга тиеш, алайса чизкейкның өсте көячәк. Ул, асылда, кызарырга да тиеш түгел, әмма минеке кызарды. Өсте ак калса, чизкейк матуррак була, аны, мәсәлән, пешкәч, җиләк белән бизәп була.
Мичтә 1 сәгатьләп пешә. Сырлы масса катып бетмәсә, хафаланмагыз. Мичтә пешереп кенә чизкейк әзер булмый әле. 1 сәгать пешкәннән соң, мичнең ишеген ачып куегыз һәм утын сүндерегез. Әкрен генә суынсын. Бераздан мичтән чыгарыгыз - бүлмә температурасында суынсын. Берничә сәгатьтән генә суыткычка куегыз - төне буе суынсын. Менә аннан соң гына ашарга ярый!
vk.com/tatarshlari
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа