Татлы чия кайнатмасы рецепты
Кайнатма ясап өлгерегез.
Эш барышы:
- 11 стакан чия, ярты стакан су салып газга куярга, 10 минут кайнатырга.
- Газдан алмыйча 7 стакан шикэр комы салып янә кайнатып чыгарырга. 10 минут тотарга.
- Газдан алып тагын 7 стакан шикәр комы салып, шикәре беткәнче болгатып торырга.
- Янә кайнатып чыгарырга.
Куе чия кайнатмасы кышка әзер!
Чәйләрегез тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа