Мең дә бер киңәш

Чөгендер согы тәмле дә, файдалы да

Чөгендер согын элек-электән теш сызлаганда, кан акканда, үпкәне дәвалау өчен кулланганнар. Табиблар чөгендер согын анемия, атеросклероз вакытында, эч катканда, бавыр авыртканда кулланырга тәкъдим итәләр.

Белгечләр фикеренчә, ул эритроцитлар ясалышына булыша һәм канны яхшырта. Ә Венгрия белгечләре чөгендер согы яман шеше булган кешеләрнең хәлен яхшырта, моның өчен көненә 100 мл сок эчәргә кирәк дип белдерә. Чөгендер согы азканлылык, йокысызлык вакытында файдалы, нерв системасына да уңай тәэсир итә. Баштагы чорда аны 1:1 исәбеннән кишер согы кушып эчәргә кирәк. Чөнки баш әйләнү, сару кайнау күзәтелергә мөмкин. Тора-бара чөгендер өлешен арттырырга була. Чөгендердә 50% натрий һәм 5 кенә % кальций бар. Әлеге матдәләрнең мондый өлештә булуы кальцийга эрегән килеш организмда сакланырга мөмкинлек бирә. Бу бигрәк тә кан тамырлары киңәйгәндә, кан куерганда, кан басымы югары булганда файдалы.

Чөгендердән бик тәмле эчемлекләр әзерләргә була. Мәсәлән, ярты килограмм чистартылган чөгендерне ваклап, өстенә кайнар су коярга. Өсте ябык савытта 12 сәгать тотканнан соң сөзеп, лимон кислотасы һәм 4 а.к. шикәр комыннан әзерләнгән сироп өстәргә. Эчемлекне салкын килеш эчәргә.

Реклама

Җәен чөгендер квасы әзерләү бик җиңел. Ярты килограмм чөгендерне вак итеп турап, балчык савытка салырга һәм кайнар су коярга. 20 г шикәр комы һәм арыш ипие телеме салып, өстен марля белән каплаган хәлдә җылы урында 5 көн тотарга. Аннан квасны сөзеп, шешәләргә тутырырга. Чөгендер согын салкынча урында берничә көн сакларга мөмкин. Эчәр алдыннан тоз, шикәр комы, яшел тәмләткечләр өстәргә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Чөгендер согы тәмле дә, файдалы да
Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мең дә бер киңәш