Черкиләрдән саклану чарасын ничек сайларга?
Репеллентларның составына игътибар итегез, анда булган матдәләр бәйләнчек бөҗәкләрне куркыта.
Әгәр сезгә максималь көчле чара кирәк булса, продуктта ДЭТА матдәсе 25 %тан артык репеллентны кулланыгыз.
Әгәр черкиләр күп түгел икән, ДЭТАның аз күләме дә җитә - ягъни 10 %тан кимрәк булырга тиеш.
Балаларга ИР3535 репелленты туры киләчәк. ⠀
Тирегә сиптергәндә эффект дүрт сәгать тирәсе, кием-салымга сиптергәндә - 20 тәүлеккә кадәр дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа