Чахохбили
1-1,3 кг тавык ите, 3 баш суган, 1 кг помидор, 1 аш кашыгы атланмай, 2-3 тырнак сарымсак, яшел тәмләткечләр, 1-1,5 бал кашыгы төелгән кызыл борыч, 1 бал кашыгы кинҗә орлыгы.
Тавыкны кисәкләргә бүлеп, аны казан яки табаның капкачын ябып, сүрән утта 5 минут кыздырырга, чыккан сүлен аерым савытка салырга. Капкачын ачып, кабат 10 минут кыздырырга. Тавык көеп китмәсен өчен, аз-азлап сүлен өстәргә. Бераз гына тоз сибәргә. Атланмай, туралган суган салып, кабат 5 минут чамасы кыздырырга. Помидорны кабыгыннан арындырырга, шуны казанга салып 25-30 минут пешерергә. Барлык тәмләткечләрне өстәп, яхшылап болгатырга. Табынга бәрәңге, токмач белән чыгарырга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа