Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Бәйрәмгә - аш куесы!

Бу куе аш ир-атларга бик ошый икән. Равия 147 нче мәктәптә рус һәм инглиз телләре укыта. Ире Айвар белән өч яшьлек нәни уллары Әмирне үстерәләр.

Кирәк:

* 200 г чамасы кызыл балык филесы;
* уртача зурлыктагы 6 бәрәңге;
* 100 мл артык майлы булмаган
* сөт өсте (сливки);
* тоз;
* 3 борчак кара борыч;
* лавр яфрагы;
* кызыл балыкның башы, койрыгы, сырт өсте;
* укроп.

Эш барышы:


Балыкның башын, койрыгы белән сырт өстен ике литр чамасы суга салып, ярты сәгать пешерәбез. Балык шулпасын сөзеп, кабат кәстрүлгә са­ла­быз һәм вак шакмаклап туралган бәрәңге өстәп, 15 минутлап кайнатабыз.

Балыкның сөяксез итен вак кисәк­ләргә турап, яртысын бәрәңге янына салабыз. Кайнап чыккач, 7 минутлап пешерәбез, тәменчә тоз өстибез.

Кәстрүлне ут өстеннән алып, шушы шулпаны блендер белән изеп күпертәбез дә яңадан утка утыртабыз. Калган балыкны салып, кайнатып чыгарабыз. 3 минуттан сөт өстен өстибез һәм бик яхшылап болгатабыз. Иң соңыннан гына укроп салып, ашны талгын утта җылытабыз, тик кайнатып чыгармыйбыз. Ике-өч минуттан аш әзер!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса