Бу кызык!
- Кытайда гигант яшелчәләр үстерә башлаганнар.
Аларны... космоста серкәләндереп тапканнар, космоста яралган помидор - 250-800 г, ә борыч 200-400 г авырлыкта. Шунысы да бар: җирдә яралмасалар да, яшелчәләрнең файдалы матдәләре үзгәрмәгән. Бер генә "җитешмәгән" ягы бар: бәясе - йолдызлар кебек, буй җитмәслек.
- Өч көн суыткычта саклаганнан соң яшелчә 30 % витаминын югалта. Ә бүлмә температурасында витаминнарның 50 %ыннан колак кага.
Британия галимнәре, вегетариан хатын-кызларның кыз бәби табу мөмкинлеге 20 %ка күбрәк, дип белдерә. Кыз табасыгыз килсә, яшелчә генә ашап торыгыз.
- Япония галимнәре чили борычы һәм соя стресслар вакытында коелган чәчне үстерә дигән нәтиҗәгә килгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа