БӨТНЕК ВАРЕНЬЕСЫ
Файдалы һәм бик тәмле варенье. Кирәк булачак: - 250 г бөтнек яфрагы; - 1 кг шикәр комы; - 2 лимон; - 0,5 л су.
Бөтнекне юып, киптереп турарга. Лимонны да шулай ук турыйбыз. (кабыгы белән бергә). Барсын бергә кәстрүлгә салып, 10 минут пешереп алабыз. Бер тәүлек үткәч катнашманы сыгабыз, төнәтмәне (настой) сөзеп, янына шикәр комы кушабыз. Әзер булганчыга кадәр кайнатабыз. Кайнар вареньены банкаларга салып, тимер капкачлар белән ябып куярга.
vk.com/tatarshlari
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia