Бәрәңге өйрәсе
Моның өчен 500 г сөт, 100 г су, 200 г бәрәңге, 15 г суган, 10 г май, кирәгенчә борыч һәм тоз.
Эре бәрәңгеләрне яхшылап әрчиләр, пычак очы белән күзәнәкләрен алалар һәм, яхшылап югач, кайнап торган тозлы суга салып пешерәләр. Бәрәңге пешеп җиткәч, суын саркыталар да төере беткәнче яхшылап төяләр. Төелгән бәрәңгене, суганны, борычны һәм тозны кәстрүлдә кайнап торган сөткә салып болгаталар да 10-15 минут утка куеп кайнаталар. Пешеп җиткәч, өйрәгә атланмай эретеп салып, табынга бирәләр.#татарашлары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia