Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мең дә бер киңәш

БӘРӘҢГЕ БЕЛӘН ТУТЫРЫЛГАН ТАВЫК

Әзерләүдә кирәк: - 1 тавык (2 кг); - 2 стакан пешереп изелгән бәрәңге; - 2 аш кашыгы эреткән тавык мае; - 1/2 стакан кыздырылган суган; - 4 чәй кашыгы тоз; - 1/2 чәй кашыгы борыч; - 2-2,5 чәй кашыгы изелгән сарымсак; - 1/2 стакан кайнар су.

Изгән бәрәңгегә эреткән тавык мае, кыздырган суган, 1 чәй кашыгы тоз, 1/4 чәй кашыгы борыч өстәп болгатабыз да, юып чистарткан тавык эченә тутырабыз һәм тегеп куябыз.

Тышкы яклап тавыкны изелгән сарымсак һәм калган тоз-борыч белән ышкыйбыз да, кызу мичтә 45 минут кыздырабыз. Ул кызара төшкәч, утны бераз кысабыз һәм табага кайнап торган су өстәп, әзер булганчы кыздырабыз. Вакыт-вакыт тавык өстенә бүленгән сутны сибеп торырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса