Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Борчак

Борчакның кеше сәламәтлеге өчен иң кыйммәтле ягы - анда минераль тозларның, микроэлементларның һәм витаминнарның (бигрәк тә В төркеме витаминнарының) бик күп булуы.

С витамины, фолий кислотасы һәм тимер - азканлылык белән интегүчеләргә кирәк. Иодның шактый булуы аны зоб, атеросклероз һәм симерү ише җитди чирләрне булдырмау эшендә ярдәмче итә. Шуның өстенә, борчак - метеонин, холин һәм лецитин чыганагы, болар организмда май алмашын нормальләштерә. Минераль тозлардан кальций, фосфор, магний һәм бигрәк тә калий күп. Калий организмнан артык сыеклыкны, шуның белән бергә шлакларны чыгара. Шуңа күрә кан басымы, йөрәк-кан системасы өчен бик файдалы.

Борчакта аксым һәм углеводлар, нигездә, крахмал күп. Нәтиҗәдә, ул калориялелек ягыннан кайбер төр итне (сыер итен) дә узып китә. Борчакта (бигрәк тә яшел борчакта) инозит күп, ә ул склерозга каршы торырга ярдәм итә. Калий кебек үк, инозит та йөрәк мускулы эшчәнлеге өчен бик әһәмиятле.

Киев галимнәре бодай, солы, кукуруза һәм борчак үсентесе экстрактларыннан профилактик туклану продуктлары эшләгәннәр. Болар сәламәтләндерү сәләтенә ия. Бигрәк тә балалар өчен файдалы. Киев Фәнни-тикшеренү институтының педиатрия, акушерлык һәм гинекология бүлеге тикшеренүләреннән ачыклануынча, бу продуктлар йөрәк-кан системасы, бавыр, бөер, азканлылык чирләрен булдырмаска ярдәм итәләр һәм алар озакламый киң кулланылышка кертелергә тиешләр.

Халык медицинасында борчакның үләне дә файдаланыла. Аны сидек кудыргыч һәм бөердәге ташларны эретергә ярдәм итүче чара буларак кулланалар. Борчак оны исә чуаннарны йомшарту чарасы буларак припарка рәвешендә файдаланыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса