Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мең дә бер киңәш

Бишбармак пешерү рецепты

Чистарткан, юган сарык итен зур-зур кисәкле итеп пешерәләр, тоз, борыч, лавр яфрагы салалар.

Шулпаның өресен җыеп баралар. Итен алып, шулпасын сөзәләр дә икегә бүләләр. Кайнар итне сөягеннән аерып, юка, эре кисәкләргә турыйлар һәм тирән савытка салып, боҗралап тураган башлы суган һәм бераз шулпа салалар, тоз, борыч сибәләр, аннары, өстен каплап, акрын гына кайнаталар. Шулпаның икенче өлешенә борыч, әзер гәрчич салып болгаткач, анысын да, өстен ябып, сүрән утка куялар.

Бишбармак өлгергәнче кунакка чәй эчертә торалар, аерым савытта сарык башы пешерәләр.

Аннары токмач камыры кебек камыр басып, аны юка гына җәяләр дә 8х8 см чамасында шакмаклап яки кыек шакмаклап кисәләр, тозлы суда пешереп алып, саркыталар. Зур тирән фарфор савытка пешкән камыр, аның өстенә суганлы шулпадан сөзеп ит өяләр. Өстенә вак итеп турап укроп, яшел суган сибәләр, савытны өстәлнең уртасына куялар. Аерым савытта яки касәдә һәр кешегә кайнар шулпа китерәләр. Бишбармакны өстәлгә китерү белән, табынга савытка салып кайнар сарык башы да китерәләр һәм аны мәҗлестәге иң хөрмәтле кешегә тәкъдим итәләр. Башны табындагы һәркем авыз итеп чыгарга тиеш. Бу йола бердәмлек, тырышлык, уңганлык билгесе булып тора. Бишбармакны ашап бетергәч, өстәлгә чәй һәм башка чәй ашлары китерәләр.

1 өлешкә: 150-200 г ит, 60-70 г башлы суган, 60-80 г он, 1/5 өлеш йомырка, калганнары - кирәгенчә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса