Реклама
Камыр өчен: 3 йомырка, 1 стакан кефир, 1 стакан шикәр комы, 0,5 аш содасы, 2 стакан он, 1 чәй калагы какао.
Крем өчен: 500 гр. каймаҡ, 100гр. шикәр комы.
Какаодан кала бөтен әйберне кушып, яхшылап болгатабыз. Камырны ике өлешкә бүләбез. Бер өлешенә какао кушып болгатабыз. Каймак белән шикәр комын кушып крем әзерлибез. Майлы табада камырны салып ике корж пешерәбез. Әзер крем белән җәймәләрне яхшылап майлыйбыз. Торт арасын берәр варенье белән сыларга, өстенә угычтын уып шоколад сибәргә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+