«Биек тау» ите
1 кг ит, 2-3 ст кыздырылган гөмбә, 1 банка консервланган кукуруз, 500 г ветчина, 200 г сыр, яшел тәмләткечләр, тоз. Кыздыру өчен үсемлек мае.
Юылган итне өлешләп турап тапарга һәм ике ягын да үсемлек маенда кыздырырга. Итне майланган табага тезәргә. Аның өстенә гөмбә, кукуруз, туралган ветчина салырга һәм майонез агызырга. Өстенә угычтан уылган сыр һәм вакланган яшел тәмләткечләр сибәргә. Алтынсу төскә кергәнче духовкада тотарга.
vk.com/tatarshlari
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia