Белен өчен 6 эчлек
Ит фаршыннан 400 г фарш, 1 суган, тоз, борыч, кыздыру өчен үсемлек мае.
Майлы табада кызарганчы вак итеп туралган суган кыздырырга, шуңа фарш салырга, тәменчә тоз, борыч сибәргә һәм 20 минут кыздырырга.
Эремчектән
300-400 г эремчек, 1 йомырка, 3 аш кашыгы шикәр комы, 2-3 аш кашыгы каймак, бер чеметем ванилин.
Эремчекне иләк яки иттарткыч аша уздырырга. Йомырка, шикәр комы, каймак, ванилин салабыз һәм болгатабыз.
Дөгедән
1 стакан дөге, 2 пешкән йомырка, 2 аш кашыгы атланмай, тоз, укроп.
Салкын суда юылган дөгене тозлы суда пешерергә һәм дуршларгка салырга. Вакланган йомырка, атланмай һәм укроп салып, тоз сибәргә һәм яхшылап болгатырга.
Йөземнән
1 стакан дөге яки тары ярмасы, 200 г йөзем, 3 аш кашыгы шикәр комы,2 аш кашыгы атланмай.
Юылган йөземне 1-2 сәгать суда тотарга һәм дуршлагка салырга. Аңа пешкән дөге яки тары ярмасы, шикәр комы һәм атланмай салып болгатырга.
Балыктан
500 г балык ите, атланмай, 2 суган, укроп, тоз, борыч.
Юалык итен уртача зурлыкта турарга. Тоз, борыч салып, атланмайда кыздырырга.
Кыздырылган суган һәм укроп өстәп болгатырга.
Эчлеккә вакланган йомырка да салырга мөмкин.
Бананнан
2-3 банан, 50 г атланмай, 2 аш кашыгы кайнаган куертылган сут.
Бананны чәнечке белән изеп, атланмай һәм куертылган сөт өстәп болгатырга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа