Бавырсак бавырсакмы?
Безнең халык уңган-булган, кунакчыл. Чисталык-пөхтǝлек ягыннан да, аш-суга осталыгы белǝн дǝ күплǝргǝ үрнǝк. Бу гасырлар буе шулай килгǝн. Чǝй табынына куя торган татлы ризыклары телеңне йотарлык. Гөбǝдия, чǝк-чǝк, бавырсак, кош теле. Саный башласаң, шактый җыела. Пешерү серлǝрен элек ǝнисе кызына, килененǝ, үз чираты җиткǝч, ул да кыз баласына төшендергǝн. Шулай һǝрберсенең үзе генǝ белгǝн сере, тылсымы булган.
Бүген минем сүзем бавырсак хакында. Безнең якларда ул туйлар күрке, бǝйрǝм-тантаналар бизǝге. Гадǝттǝ, Кама елгасының бу ягы чǝк-чǝк пешерү белǝн артык мавыкмый. Чǝк-чǝк - ул Казан яклары ашы. Татарстан китап нǝшриятында 1988 елда басылган «Татар халык ашлары» китабында да чǝк-чǝк турында гына язылган. Ә менǝ бавырсак - безнеке. Гомер-гомергǝ аны пешерүче осталар булыр иде. Мичкǝ утынны да сайлап кына ягалар. Әле дǝ күз алдымда ǝбинең, табагачына таянып, мич алдында басып торганы. Мич кызуыннан битлǝре кызарып китǝр иде. Бавырсакларның йөзе килеп бетмичǝ, эчкǝрǝк батып, чокыраеп торганнары безнең өлешкǝ тия. Бар иде авылда осталар!
Заман белǝн бергǝ бавырсакны пешерү дǝ мич тирǝсеннǝн газ плитәсенә күчте. Пешерү дǝ остара, камиллǝшǝ барды. Туйлар өчен бавырсак пешерү бер бǝйрǝмгǝ ǝйлǝнǝ иде. Бал кайнатып, бавырсакны өю вакыты иң җитди мизгел. Монда бөтенесенең күзе остада. Бу вакытта ул үзен тамашачыга фокус күрсǝтүчедǝн дǝ җаваплырак хис итǝ.
Тукта ǝле, сүз башым бит Шүрǝле, дигǝндǝй, минем бит ǝйтǝсе фикерем башка иде. Шөкер, бүген инде бавырсакны белмǝгǝн, пешермǝгǝн кеше юк. Казанда да, Мǝскǝүдǝ дǝ белǝлǝр. Камыр-комыр белǝн эш итүче эшмǝкǝрлǝр кибетендǝ дǝ саталар, заказлар кабул итеп тǝ пешерǝлǝр. Районга, шǝһǝргǝ килгǝн кунакларны да, зур түрǝлǝрне дǝ, зураеп бетмǝгǝннǝрен дǝ, вакларын да, кешесенǝ карап, бавырсак белǝн каршы алу матур бер гадǝткǝ керде. Сине шулай бавырсак, якты йөз белǝн каршы алсалар начармыни?! Тик шагыйрǝ Клара Булатова ǝйткǝндǝй, алай да...
Милли киемнǝр киеп каршы алучы кызлары да чибǝр, әмма бавырсак дигǝне генǝ «балта сабы» озынлыгында. Бүгенге бавырсак ǝллǝ мутант, ǝллǝ инде «бавырсак-бройлер»мы? Кулга тотып туңдырма «кимергǝн» кебек ашый торган. Күз алдына китерегез, сез кунакчыллык күрсǝтеп, я булмаса, гадǝткǝ кергǝнгǝ, баллап өйгǝн бавырсак белǝн зур дǝрǝҗǝле кунакларны каршылыйсыз. Ул инде ǝдǝп саклап, сез тǝкъдим иткǝн бавырсакны ала, берне каба. Бер-ике кабуда гына бетерермен димә. Калынлыгы 3-4, озынлыгы 10 см дан да ким түгел. Капканнан калганын нишлǝтергǝ, кая куярга? Кулъяулыкка төреп кесǝгǝ салыргамы? Кире куяргамы? Каршы алган хуҗалар янында һаман бавырсак ашап торып булмый бит инде. Шул рǝвешле хөрмǝт күрсǝтǝбез дип, кадерле кунакны уңайсыз хǝлгǝ куябыз түгелме?!
Ә бит элек бавырсак мондый гигант түгел иде. Авызга сыя торган, зур дигǝнең дǝ 4-5 см дан артмый иде. Бǝлки бүгенге осталарның чын бавырсакны күргǝннǝре юктыр, белмилǝрдер. Лǝкин белүчелǝр бар бит,
сорарга, өйрǝнергǝ була. Халыкта «Белмǝү гаеп түгел, белергǝ телǝмǝү гаеп» дилǝр. Ни генǝ дисǝк тǝ, бу бит безнең милли ризыгыбыз, миили йөзебез. Ә ул милли аш буларак үз йөзен югалтырга тиеш түгел. Милли ашларның үзенчǝлеге халык тормышының социаль-икътисади, табигый шартларына, аның этник тарихына бǝйле. Тарихи вакыйгалар төбǝкнең этник процессын үзгǝртсǝ дǝ, халыкның хуҗалык итү культурасын үзгǝртǝ алмаган. Татар халкының рухи-мǝдǝни мирасы, ашлары, шул исǝптǝн бавырсак та борынгы чорлардагы үзенчǝлеген саклап калган. Бүгенгǝ кадǝр килеп җиткǝн. Безгǝ дǝ ǝбилǝребездǝн килгǝн тǝртипне югалтырга кирǝкми. Заманча дип, өчпочмакны ит бǝлеше кадǝр ясамыйлар бит. Каян чыккан бавырсак бу? Гомумǝн, бавырсакмы соң? Бавырсак бавырсак булсын инде. Телебезне кистелǝр, җырыбызны үзгǝреш җиллǝре туздырып-таратып бетерǝ. Һичьюгы бавырсакны бавырсак килеш саклыйк инде, җǝмǝгать.
Рǝфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа